Өшүнең һәм бөтен тәннең туңуының билгеләре:
- тире агарган-зәңгәр төстә;
- температураны, тиюне һәм авыртуны сиземләве юк яки кискен кимегән;
- бөтен тән туңганда кеше сүлпән, тирә-юньгә ваемсыз, аның тире капламнары төссез, салкын, пульсы еш, артериаль басымы төшкән, тән температурасы 36 С тан түбән.
Өшегәндә беренче ярдәм.
- Иң башта өшегән урынны җылы бүлмәдә җылытырга кирәк. Өшегән җирнең җылынуы эзлекле рәвештә, әкрен, күбесенчә пассив булырга тиеш.
Өшегән җирләрне куллар белән, тукыма белән, спирт белән һәм бигрәк тә кар белән уарга ярамый! (Боларга охшаган рецептлар халык арасында һаман да кулланылалар).
- Зыян күргән кешене җылы юрганга төрергә (бөтен тән туңганда) яки өске тукымаларның вакытсыз җылынуын булдырмас өчен өшегән җиргә салкынны һәм җылыны үткәрми торган мамыклы-марлялы бәйләвечне (7 катлам) куярга кирәк. Шундый бәйләвечне куллану организмның гомуми җылынуын тәэмин итеп өшегән урынның тышкы җылынуын берничә тапкырга акрынайтырга рөхсәт итә.
- Әгәр кул яки аяк өшесә, аларны ваннада, суның температурасын 20 дән 40 градуска кадәр акрынлап күтәреп һәм 40 минут буе җиңел генә массажлап торып җылытырга мөмкин.
- Зыян күрүчегә күп итеп җылы эчемлек - мәсәлән, татлы чәй бирәләр.
- Тынычландыру өчен медикаментлардан авыртуны ала торган (анальгин) һәм кан тамырларын киңәйтә торган (эуфиллин, но-шпа яки никотин кислотасы) чараларны, шулай ук валерьяна яки пустырник төнәтмәсен (5-10 тамчы) куллану кирәк.
Түбәндәге очракларда ашыгыч медицина ярдәме кирәк:
- өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан барлыкка килмәсә;
- көчле авырту бетмәсә;
- тире капламының төссезлеге сакланса;
- тирегә бармак белән басып алгач, тиренең төсе үзгәрмәсә;
- эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә.