Нейрохирургиядә хезмәттә ультратавыш

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Дәвалауның заманча ысулларын кертү ТР «АМЯХ» ДАССОсының визит карточкасына әйләнә башлады.
54 яшьлек пациент Г. инсульт шиге белән хастаханәгә китерелде. Үткәрелгән комплекслы тикшерүдән соң диагноз куелды: баш миенең сул маңгай өлешенең кечкенә зурлыктагы фибрилляр астроцитомасы.
Беренче тапкыр Яр Чаллы шәһ. ТР «АМЯХ» ДАССО җирлегендә  ультратавыш диагностикасы табибы Венера Якубова нейрохирурглар бригадасы белән бергә 3D-режимда баш мие  шешенең интраоперацион ультратавыш нейронавигациясен ясады. Бу шешнең төгәл урынын билгеләргә, аны баш мие тукымасының минималь җәрәхәте белән радикаль кисеп алырга рөхсәт итте.
Үткәрелгән операциядән соң авыруда неврологик дефицит юк.
Операциядән соңгы чор үзенчәлекләрсез үтте. Пациент реабилитациягә канәгатьләнерлек хәлдә чыгарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International