2 июньдә Казанда Татарстан РеспубликасыныңБеренче балалар хосписы ачылачак, ул Россиядә балалар өчен икенче стационар хоспис булачак. Шул ук вакытта Казан балалар хосписы коммерцияле булмаган хосусый медицина оешмасы Россиядә беренче булып теркәлде. Хосписны барлыкка китерүгә хәзерләнү 2011 елда башланды, ул елда көчле авырулары булган балаларга медицина ярдәмен күрсәтү өчен күчмә хезмәт оештырылды.
Хосписның барлыкка килүе хосусый-дәүләт партнерлык чикләрендә уйланыла. Балалар хосписы иҗтимагый хәйрия проектына әйләнде. Аны барлыкка китерүдә дәүләт хакимиятенең органнары, хәйрия оешмалары, иҗтимагый эшлеклеләр һәм гади гражданнар катнашалар, балалар хосписын төзүгә акча җыю буенча хәйрия акцияләре уздырыла. Проектта 30 койкалы стацонар һәм күчмә амбулатория хезмәте алдан исәптә тотылалар.
Балалар хосписын төзүнең беренче этабында хәйрия акчалары исәбеннән 71 млн.сумга якын җыелды һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов 50 млн. сум бирде. Киләчәктә хосписны тәртиптә тотарга хәйрия акчаларын төрле чыганаклардан җыярга исәптә тотыла.
Төзүнең 1-нче этабының гомуми смета бәясе – 121 150 417 сум, шул исәптән төзү-монтаж эшләре – 104 640 560 сум; җиһазлар – 14 618 480 сум. Балалар хосписы бинасының мәйданы – 3 161,6 кв.м, 12 койка-урынга исәпләнә.
Икенче этапта авыр көчәя бара торган авырулар белән 19-25 яшьтәге халык өчен хоспис койкаларын ачарга планлаштырыла. Төзүнең икенче этабына 60 млн. сум акча кирәк.
Икенче этаптагы бинаның мәйданы 1661,1 кв.м. тәшкил итәчәк һәм 18 койкага исәпләнәчәк.