ТР ССМ БРКХдә «Неонатологиянең төп мәсьәләләре» дигән өйрәтү семинарлары башлана

2015 елның 24 марты, сишәмбе

«ТР ССМ БРКХ» ДАССОның әйдәүче белгечләре 25 марттан башлап Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җирлегендә Татарстан Республикасы медицина оешмаларында яңа туган балаларга ярдәм күрсәтүче табиб-неонатологлар, район педиатрлары һәм табиб-педиатрлар өчен видеоселектор элемтә тәртибендә айлык өйрәтү семинарларын уздыра башлыйлар.

 

Лекцияләр курсын хәзерләделәр: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы Ф.М. Казакова, «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның яңа туган һәм җитлекми туган балаларның патологиясе бүлегенең мөдире Ф.М. Казакова, «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенең мөдире, м.ф.к. М.А. Сатрутдинов.

Күрсәтелгән балалар белгечләре өчен өйрәтү семинарларының циклын уздыру яңа туган балаларга медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын күтәрүнең, Татарстан Республикасында сабыйларның үлем санын киметү һәм һәнәри осталыкны камилләштерүнең тагын бер һөнәри баскычы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International