19–20 мартта Мәскәүдә « ВИЧ+ хезмәтләрен хатыннарга күрсәтүгә табиблар-гинекологларны өйрәтү» проектын гамәлгә ашыру чикләрендә уздырылган региональ табиблар акушерлар-гинекологларның «ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча консультацияләү» тренингы узды. Проект «ФОКУС-МЕДИА» дигән социаль үсеш һәм сәламәтлекне саклау фонды белән Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт булышлыгында гамәлгә ашырыла.
Тренингны уздыру өчен «ТР ССМ СПИД һәм ЙА ККРҮ» ДАССОның табиб-инфекционисты, м.ф.к. Степанова Е. Ю. чакырылды.
Тренингта Ленинград өлкәсеннән, Карелия һәм Татарстан Республикаларыннан, Вологда, Екатеринбург, Орёл, Дондагы Ростов һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән табиблар катнашты.
Киләчәктә проектны гамәлгә ашыру вакытында «ВИЧ-йогышы» һәм «Консультацияләү» темалары буенча акушерлар-гинекологлар өчен вебинарлар сериясе планлаштырыла.