«ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОның эш төркеме бюро башлыгы Марат Тимерҗанов, суд-химия бүлегенең мөдире Наталия Хабиева һәм суд-химия бүлегенең табиблары суд-медицина экспертлары составында Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһ. суд-медицина экспертизасы бюросына килеп киттеләр. Бюроның хезмәткәрләре төп бүлекчәләрнең эше белән таныштылар.
Сәфәрдә аерым игътибар суд-химия һәм суд-биохимия бүлекләренә барып кайтуга бирелде. «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОсы делегациясен Йошкар-Ола шәһәреннән коллегалар аерым игътибар белән бюро сайтының яңалыклары артыннын күзәтеп торулары белән күңелле гаҗәпкә калдырдылар. Марат Тимерҗанов информацион үзәкнең эшен модернизацияләү буенча новаторлык фикерләре белән бүлеште, киләчәктәге нәтиҗәле хезмәттәшлеккә һәм киләчәктә башка илләрнең лабораторияләренә бергәләп баруга өмет чагылдырды.