РКХ табиблары һәм КДМУның укытучылары Мәскәүдә клиник очраклар конкурсында иң яхшы булдылар

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

18 мартта Н.И. Пирогов исемендәге РМТМУда (Мәскәү шәһ.) студентларның һәм яшь галимнәрнең «Нестеров укулары» дигән III Фәнни-гамәли конференция булды. Ревматология буенча клиник очраклар конкурсында РКХнең яшь галимнәре һәм табиблары Садрыйева А.А. һәм Протопопов М.С. катнаштылар. «Өлкән кешеләрнең Стилл авыруының клиник очрагы» дигән Садрыйева А.А., Протопопов М.С., Гарифуллина А.М. доклады «иң яхшы клиник фикерләү» дип жюри белән билгеләнде.

 

Белоусова Е.Н. һәм Протопопов М.С. авторларының «Иммуноглобулин G4 (IgG4) – тоташтырылган авырулар:  «IgG4-ассоциацияләнгән склерозланган холангит очрагы» клиник тикшерүләре «диагностикада яңалык» номинациясендә билгеләнде.

 

Яшь галимнәр арасында беренче урын КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасының ординаторы Т.Ю.Афанасьевага бирелде.

Конференциянең оештыру комитеты һәм жюри Казаннан катнашучыларны югары бәяләделәр, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасының укытучыларына һәм ТР ССМ РКХнең җитәкчелегенә яшь белгечләрне хәзерләүнең яхшы дәрәҗәсе өчен бик зур рәхмәт белдерделәр. Казан табиблар мәктәбе хокук буенча илдә әйдәүче позицияләрнең берсен саклый дип билгеләделәр алар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International