Акушерлыкта иң авыр өзлегүләрнең берсе – бала тудырганнан соң кан агуы. Бала тудырганнан соң кан агуларны туктату буенча хәзерге заман кулланмалар вакыйгаларның адымлы үсешен, медикаментоз препаратларны кулланудан башлап һәм хирургия алымнары белән тәмамлап алдан исәпкә алалар. Алымнарның берсе – идарә ителә торган баллон тампонаданың куелышы.
26 мартта кесарь кисеменең планлы операцияләренең берсендә КБМҮнең Перинаталь үзәгендә бу алымны кулландылар. Операция КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, профессор Албир Хәсәнов җитәкчелегендә узды. Ул икенче ел инде Чаллының Перинаталь үзәгенең эшен тикшереп алып бара.