ТР ССМ РКОДда 2014 елның эшчәнлегенә йомгак ясадылар

2015 елның 27 марты, җомга

25 мартта Республика клиник онкология диспансерының 2014 елда эшчәнлегенә йомгак ясалды. Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында йомгаклау медицина советы булды. Медсовет эшендә Казан дәүләт медицина академиясенең ректоры Камил Зыятдинов, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасының рәисе Гөлнар Хөснетдинова, ТР буенча Росздравнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Шәйхетдинова катнаштылар.

2014 елда пациентларга онкологик ярдәм күрсәтү нәтиҗәләре турында төп доклад белән ТР ССМ РКОДның баш табибы Рөстәм Хәсәнов чыгыш ясады.

Шулай ук 2015 елда булачак бурычлар, шул санда приоритетлы булган онкопатологиядән үлем санын киметү, онкологик ярдәмнең сыйфатын һәм ала алырлыгын арттыру, республикада яңа белгечләрне хәзерләү, яңа технологияләрне кертү, онкологик хезмәтне информатизацияләү каралды.

Йомгаклау сүз белән Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгыш ясады. Сүзнең ахырында министр 2014 елда ТР онкологларының эш нәтиҗәләре белән канәгәтьләнгәнлек турында хәбәр итте һәм яман шешләре булган пациентларга диагностика, дәвалау һәм реабилитация буенча эшнең алынган темпын үстерергә дип  теләк белдерде.

ТР ССМ РКОД медицина советының ахыргы өлешендә 2014 елда осталык күрсәткән яшь белгечләрне һәм онкология хезмәтенең ветераннарын бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International