25 –26 мартта ТР төньяк-көнчыгыш регионының «Гамәли медицина өчен неврологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән икенче фәнни-гамәли симпозиумы Түбән Камада узды. Аның эшендә Түбән Каманың, Яр Чаллының, Алабуганың, Чистайның, Казанның неврологлары, гомуми практика табиблары, ДФК, мануаль терапия табиблары, рефлекс терапевтлары һәм башкалар катнашты.
Эшнең беренче көнендә, 25 мартта, таркау склероз белән азапланган пациентлар һәм аларның туганнары өчен мәктәп эшләде. Пациентларның бу өлкәдәге әйдәүче белгечләр белән аралашырга мөмкинлеге булды. ТР ССМ демиелинизланган авырулар буенча клиник-диагностик үзәк табиблары бөтен теләгән кешеләрне кабул иттеләр. Андыйлар 50гә якын кеше булды. Аларга дәвалау билгеләделәр, практик киңәшләр бирделәр.
Симпозиумның икенче көнендә табиблар конференциягә җыелдылар, түбәндәге берничә тема турында фикер алыштылар: өлкән кешеләрдә арка авыртуын ничек дөрес дәваларга, симптоматик эпилепсия белән, инсульттан соң авыручыларны алып баруның үзенчәлеге. Җыелган кешеләр алдында «Казан дәүләт медицина академиясенең» неврология һәм мануаль терапия кафедрасы профессорлары, доцентлары чыгыш ясадылар.