Казан онкология диспансерына – 50 яшь!

2015 елның 27 марты, җомга

Бүген «Кремль астындагы» Казан онкология диспансерына 50 яшь тула. Бу очрактан 27 мартта 16.00 сәг. «Казан» МКҮдә бу вакыйгага багышланган тантаналы чаралар узачак. Анда ТР ССМ РКОДның баш табибы Р.Ш.Хәсәнов, ТР сәламәтлек саклау министры  А.Ю.Вафин, ТР Дәүләт советының социаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе С.М.Захарова, Казан шәһ. муниципаль белем бирү башкарма комитетының җитәкчесе Д.Г.Калинкин, Казан шәһ. буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Р.У.Әхмәтов һәм башкалар катнашачаклар.

Кремль астында, Батурин урамында Казан онкология диспансеры 1965 елдан бирле яши. 50 яшьлек юбилей алдында Казан онкология диспансерында – мөһим вакыйга. Бу елда Татарстан Республикасы Президенты Кремль астыннан 15нче шәһәр хастаханәсе булган бинага күчерү турында карар кабул итте. Каты авыручы кешеләргә, шулай ук табибларга монда бөтен шартлар оештырылачак: хәзерге заман операция бүлмәләре һәм реанимация палаталары, хирургия бүлекләре, иң яңа җиһазлар. Капиталь ремонт бара инде, файдалануга кертү срогы – бу елның августы.

Онкологлар ышаналар: бу авыру белән максималь нәтиҗәле итеп көрәшергә мөмкин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International