КДМУда «Медицина оешмасында ресурслар белән нәтиҗәле идарә итү» программасы буенча укыту башланды

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

30 мартта Казан ДМУда квалификацияне күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча медицина оешмалары җитәкчеләренең финанс-икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасарларын укыту башланды. «Медицина оешмасында ресурслар белән нәтиҗәле идарә итү» программасы медицина оешмалары җитәкчеләренең финанс-икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасарларының сәламәтлек саклау өлкәсендә теоретик белемнәрне һәм гамәли осталыкларны һәм күнекмәләрне тирәнәйтеп үзләштерү аркылы медицина оешмаларының ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү технологияләрен кертергә сәләтләрен һәм әзерлекләрен формалаштырудан гыйбарәт.

 

Сәламләү сүзләре белән программаның катнашучыларына ТР сәламәтлек саклау министры, КДМУның сәламәтлек саклавында менеджмент кафедрасының мөдире доцент А.Ю. Вафин, Казан ДМУ ректоры, м.ф.д., профессор А.С. Созинов мөрәҗәгать иттеләр.

 
Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Укыту Казан дәүләт медицина университетында 2015 елның 30 мартыннан башлап 11 апреленә кадәр узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International