2015 елның 26 мартында Лениногорск шәһәрендә «терапевтлар һәм гомуми практика табиблары өчен ревматоид артрит буенча практик мәктәп» дигән мастер-класс булды. Мәктәптә Лениногорск районының табиблары һәм фельдшерлары, Азнакай һәм Әлмәт районнарының табиблары катнаштылар.
Чарада ТР ССМ баш штаттан тыш ревматологы, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасының доценты С.П. Якупова, КДМУның госпиталь терапия кафедрасы ассистенты М.С. Протопопов, ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең ревматология бүлегенең мөдире, атказанган табиб Р.З. Әбдрәкипов, КДМУның госпиталь терапия кафедрасы ассистенты, м.ф.к. Н.Г. Шәмсетдинова чыгышлар ясадылар.