«Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ТР ДАССОда халыкара стандартлар

2015 елның 31 марты, сишәмбе

3 ел буе медицина ярдәмен күрсәтүдә һәм пациентларның хәвефсезлеген тәэмин итүдә клиниканы халыкара стандарларга китерү буенча тырышлык сорый торган эш алып барыла.

 Халыкара сертификацияләүгә «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ТР ДАССОның хәзерләнүе 2012 елда башланды. Ел саен халыкара экспертлар хастаханәнең коллективы белән бергә хәзерләнү эшенең төрле этапларында уздырылган чараларның нәтиҗәлелеген бәялиләр һәм киләчәк камилләштерүләрнең планына төзәтүләр кертәләр.
 

JCI сертификациясен уздыруга хәзерлекне иҗтимагый сәламәтлек саклау магистры Екатерина Стромова бәяләде.

 
Консультант JCI аккредитациясе медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшыртырга омтылучы медицина оешмалары өчен «алтын стандарт» булып тора дип билгеләде. Бүгенге көнгә АМЯХнең хезмәткәрләре JCI экспертының  беренче визиты мизгеленнән бик зур эш эшләделәр. Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» ТР ДАССОсы – дәвалау оешмаларының дөньяда иң яхшысы дип, уртаклашты эксперт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International