2015 елның 2 апрелендә «ТР ССМ БРКХ» ДАССОда «Педиатриядә интенсив терапия һәм анестезиология» темасы буенча «Педиатр көне» дигән Республика семинар-киңәшмәсе узачак. Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында оештырылган һәм ТР ССМ балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы Е.Г.Игнашина, «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның баш табибы Р.Ф.Шәвәлиев,ТР ССМ баш штаттан тыш белгече балалар анестезиолог-реаниматологы И.И. Закиров катнашуларында узачак. Семинарга район табиб-педиатрлары, ТР балалар дәвалау-профилактика оешмаларының табиб-педиатрлары, табиблары анестезиолог-реаниматологлары чакырылды. Барысы 100 якын кеше.
Чараның максыты – табиб-педиатрларның, табиблар анестезиолог-реаниматологларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү һәм Татарстан Республикасы балаларына реанимация-анестезиология ярдәмен күрсәтү сыйфатын яхшырту.
Конференция эшенең программасы докладларында яктыртылган балаларга реанимация ярдәмен күрсәтүнең әһәмиятле мәсьәләләренең спектрын эченә алган.
Уздыру урыны: 2нче номерлы дәвалау корпусы, 1нче кат, «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның китапханә-мәгълүматый үзәге.