Яр Чаллыда тактик-махсус өйрәнүләр узды

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

Тактик-махсус өйрәнүләр Яр Чаллының тимер юл вокзалында уздылар. Өйрәнүләрдә транспорт полициясе, ГТХМ, ЭЭИ, ТР ССМның Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» катнаштылар.

Практик күнегүләр 2 этапта узды. Башта вокзалдагы пассажирларга кичектергесез формада беренче һәм медицина ярдәмен күрсәтүне эшләп карадылар.

 

Өйрәнүнең икенче этапбында оештыручылар планы буенча «ГЛОНАСС+112» системасы аркылы аноним шалтырату килде, анда билгесез кеше: «вокзал бинасында шартлаткыч куелган», – дип хәбәр итте. Полициянең, ГТХМ, ашыгы медицина ярдәменең, аноним шалтырату буенча кичектергесез хезмәтләрнең килә торган бригадаларын теркәүнең, вокзал бинасыннан эвакуацияләү процессының эш алгоритмнары эшләп тикшерелде.

 

Чаралар ахырында «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» хезмәткәрләре оператив кичектергесез хезмәтләр арасында зыян күргән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International