Яр Чаллыныңмедицина көллияте җирлегендә Фән һәм медицина – яшьләрнең күз карашы дигән Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү оешмалары студентларының уку-тикшеренү эшләренең республика конкурсы узды. Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Конкурсның җиңүчеләре «Күнегү чаралары белән студентларның уку стрессларын коррекцияләү» темасы буенча уку-тикшеренү эшен тәкъдим иткән Бөгелмә медицина училищесының студентлары Альбина Мөстәфина һәм Альбина Гайсина булдылар. Конкурста 2нче урынны Түбән Кама медицина көллиятенең студенткасы Динә Зарипова алды. Өченче урынны Казан медицина көллиятенең студентлары Лилия Сабитова һәм Эльвина Касыймова алдылар.