«Педиатриядә интенсив терапия һәм анестезиология» темасына «Педиатр көне» дигән Республика семинар-киңәшмәсе БРКХдә узды

2015 елның 3 апреле, җомга

2015 елның 2 апрелендә «ТР ССМ БРКХ» ДАССОда «Педиатриядә интенсив терапия һәм анестезиология » темасына «Педиатр көне» дигән Республика семинар-киңәшмәсе узды. Бу юлы семинар Татарстан Республикасында балаларга реанимация һәм анестезиология ярдәмен күрсәтү мәсьәләләренә багышланды. Киңәшмә эшендә муниципаль оешмаларның район педиатрлары, республиканың дәүләт балалар оешмаларының җитәкчеләре, шулай ук табиблар-анестезиолог-реаниматологлар катнаштылар. Барысы 70 якын белгеч.

Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы (ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин) булышлыгында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International