Халыкара катнашуы белән «Золотой МедСкилл» дигән гамәли медицина хәзерләнүе буенчаБөтенроссия студентлар олимпиадасы И.М. Сеченов исемендәге Беренче МДМУда өченче ел уздырыла. Бу олимпиадада катнашучы командалар вәкиллеге, конкурслар җыелмасы, жюри составы буенча студентлар-медиклар олимпик хәрәкәтендә иң төп вакыйга дип санала. Олимпиаданың йомгакларын ясауда ел саен Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры В.И. Скворцованың катнашуы очраклы түгел.
2015 елда Олимпиадада 52 команда катнашты – бу Россиянең медицина югары уку йортларының һәм Кытай, Болгария, Белоруссия һәм Казахстан университетларының командалары.
Казан дәүләт медицина университетының җыелмасы Максим Кузнецов, Андрей Измайлов, Илгизәр Хәйретдинов, Сергей Канюков составында, команда капитаны Игорь Ханин җитәкчелегендә җиңеп чыкты һәм 1нче урын алды. Җиңүчеләрне һәм Казан ДМУ ректорын А.С. Созиновны Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры В.И. Скворцова бүләкләде.
Команданы олимпиадага хәзерләү профессор-укытучылар составы белән сырхауханә педиатриясе курсы белән госпиталь педиатриясе кафедрасы җирлегендә, КДМУның башка кафедралары һәм медик-фармацевтик көллият укытучыларының катнашуында уздырылды. Күнекмәләр КДМУның гамәли осталыклар үзәгенең җирлегендә оештырылдылар.
Казан ДМУты үзәкнең һәм хастаханәнең күнегү залларында команданың күнегүләренә мөмкинлек бирү өчен 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы М.Н. Садыковка, Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең директоры Л.И. Галинскийга аерым рәхмәт белдерә.
КДМУ сайтының Дирекциясе