Түбән Камада ветераннар өчен палаталарда капиталь ремонт ясадылар

2015 елның 3 апреле, җомга

3 апрельдә ТР Дәүләт советының депутаты Илсөя Мезикова Түбән Кама районының үзәк хастаханәсенә барып кайтты. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән шәхесләр дәвалана торган палаталарны карап чыкты.

Андый палаталар хастаханәдә 17. Аларны капиталь ремонтлауда спонсорлар (МТМЛ ИК ҖЧҖ – директор Василий Носов, «Татспецнефтехиммонтаж» – директор Роман Чигарьков, «Камаглавстрой» ҖЧҖ – директор Айрат Гатин) булыштылар. Бөтен палаталарда функциональ карават, телевизор, холодильник, микроволновый мич, кондиционер, медперсоналны чакыру кнопкасы, кислород чыганагы һ.б. бар. Ветераннар өчен палаталарны җиһазлауга хастаханәнең бюджеттан тыш фондларыннан 1 млн.400 мең сумга якын бүлеп чыгарылды.

Пациентлар артыннан туганнары карый алалар. Аларга кирәклек очрагында ял итү өчен җәелмәле креслолар тәкъдим ителәләр.

Ветераннар өчен палаталар Түбән Кама муниципаль районының башка дәвалау оешмаларында да бар. Берсе тире-венерология диспансерында, икесе – Кама Аланының хастаханәсендә һәм берсе – Ширәмәт сала бистәсендә урнашканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International