«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОда 2015 елның 7нче апреленнән башлап 17нә кадәр Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән «Сәламәт ашау турында сөйләшик» ункөнлеге узачак. 2015 елда Көн темасы «Ашамлыкларның зарарсызлыгы» булды.
Бөтендөнья сәламәтлек көне һәм ункөнлек чикләрендә «ТР ССМ БРКХ» ДАССОда күптөрле чараларны уздыру планлаштырылган:
1.БРКХ сайтында «Сәламәт бала мәктәбе» бүлегендә «Баланың сәламәт ашавының нигезе» рубрикасы ачыла.
2. Балалар-БРКХ пациентлары өчен укытучылар «Сәламәт – сәламәт түгел ашамлык!» дигән тематик уеннар оештыралар.
3. Телевидениедә «Балаларның сәламәт ашаулары турында» репортажлар сериясе оештырылачак.
4. БРКХнең эндокринологлары, гастроэнтерологлары, педиатрлары һәм психологлары белән «Сәламәт ашау психологиясе – сәламәт яшәү психологиясе» дигән Түгәрәк өстәлне уздыру планлаштырыла.
5. «Азино» сырхауханәсе белгечләре укучылар өчен сәламәт ашау турында лекцияләр циклын оештырачаклар.
6. БРКХ табиб-эндокринологы, м.ф.к. Е.А. Куликова «Ашау пирамидасы» темасына шикәр диабеты мәктәбендә дәрес уздырачак.