Яшь белгечләрне тарту

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Аксубай хастаханәсендә яшь белгечләрне тарту буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.

 Аксубай районының – ерактагы һәм авыл хастаханәсе җирлегендә практиканы Казан дәүләт медицина университетының интерннары һәм ординаторлары уза –  проектның уникальлеге шунда.
 

Дүшәмбе хастаханәгә госпиталь педиатриясе кафедрасының ординаторлары, интерннары килде. Студентлар командасы башлыгында профессор Луиза Фазлеева.

Луиза Кирам кызы – медицина өлкәсендә легендар шәхес. Аның язмышы Аксубай районы белән тыгыз бәйләнгән.

 

Аксубайга студентлар белән кем бара дип билгеләгәндә, Луиза Кирам кызы үз кандидатурасын тәкъдим итте.

 
Луиза Фазлеева – педиатр-неонатолог, иң иртә яшьтәге (0-28 көнлек) балаларның авырулары турында консультацияләр бирәчәк. Теләүчеләр атна эчендә балалар стационарына килә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International