Сәламәтлек сукмаклары буенча Скандинавия йөреше белән

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

100дән артык кеше катнашкан спортның яңа юнәлеше булган Скандинавия йөрешебуенча масса-күләм күнегү Әлмәттә булды. Аны оештыручылар – «Знамя труда», «Әлмәт таңнары» газетларының редакцияләре һәм Әлмәт медицина профилактикасы үзәге. Баш табиб Әнвәр Абдулов барысын да Сәламәтлек көне белән котлады һәм Әлмәттә спорт белән шөгыльләнүләр өчен бөтен шартлар оештырылган дип игътибарны акцентлады.

Спорт чарасында Әлмәт медицина көллияте студентлары, шәһәр Студентлар советы, шәһәр ММЧ журналистлары, шәһәр Ветераннар Советы һәм «Импульс» дигән пенсионерларның физкультура-сәламәтләндерү клубы әгъзалары катнаштылар.  Мария Нырова һәм Римма Зиннатуллина сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау гына түгел, ләкин шәһәр спорт масса-күләм чараларның актив катнашучылары да булалар.

 
 

Скандинавия йөрешебуенча тренер Роберт Степанов шөгыльләр ел буена күрсәтелгән, ә ритмлы хәрәкәтләр һәм дөрес сулыш исәбенә нәтиҗә ирешелә, дип әйтә.

 
Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International