КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасының хезмәткәрләре 7нче шәһәр сырхауханәсендә акция уздырдылар

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

7 апрельдә КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасының хезмәткәрләре Казанның «7нче шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы белән бергә риск факторлары турында халыкка хәбәр итүне арттыру өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча тематик акция уздырдылар.

 
 

КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасының хезмәткәрләре профессор Ф.В. Тахавиева, доцент Т.П. Шагивалиева, аспирант Н.М. Бикчурин йөрәк-кан тамырлары авыруларының риск факторлары, профилактикада физик активлыкның роле, зарарсыз ашау буенча лекцияләр уздырдылар. Ординаторлар Е.А. Нургалиева, Н.А. Латыпов һәм С.А. Симакова йөрәк-кан тамырлары авырулары риск факторлары һәм аларны кисәтү турында белем дәрәҗәсен ачыклауга конкурс уздырдылар.

 
Бөтен теләүчеләргә артериаль кан басымын, канда холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен үлчәделәр, тән массасы күрсәткәчен һәм физик активлык дәрәҗәсен билгеләделәр. Пациентларны релаксациянең һәм сәламәтләндерү төрткеле массажның алымнарына өйрәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International