РКДҮдә умыртка баганасының эндоскопик хирургиясе буенча мастер-класс булды

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Умыртка баганасының генератив авыруларының трансфораминаль эндоскопик хирургиясе буенча мастер-класс РКДҮнең нейрохирургия бүлегендә узды. Чара барышында умырткаара бүсерне дәвалау өчен TESSYS минималь-инвазив хирургия методикасын кулланып 3 операция уздырылды. Эндоскопик хирургия буенча мастер-классны Россия ГТХМның А.М. Никифоров исемендәге Бөтенроссия ашыгыч һәм радиацион медицина үзәгенең нейрохирургы, вертеброневрологы Иван Волков үткәрде. РКДҮнең һәм Казанның башка хастаханәләренең 30га якын табибы уникаль методика белән танышты.

Үзәктә яхшы җиһазлар белән җиһазландырылган хәзерге заман операция бүлмәләре, дип басым ясады Иван Волков. Анда төрле кыенлыктагы операцияләрне уздырырга була. Билгеләргә кирәк, мастер-класс барышында операцияләрнең берсен РКДҮнең нейрохирургы Виктор Падиряков уңышлы ясады. Бүлектә эндоскопик тыкшынуларны уздыруның бай тәҗрибәсе бар инде. Охшаш методика ярдәме белән үзәкнең нейрохирурглары баш сөяге нигезенең шешләрен алалар һәм баш мие тамырларының аневризмаларын клиплаштыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International