7 апрельдә Алабуга шәһәренең сәүдә нокталарында: «Алабуга» СҮдә (37 кибет), 4 һәм 12 микрорайонда «Эссен продакшн» ЯАҖдә, Морт участок хастаханәсендә – 2015 елның Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш көне» акциясе узды. Шәһәрнең гражданнарына һәм кунакларына йөрәк-кан тамырлары авыруларының риск факторларын ачыклау өчен скрининг тикшеренүләр уздырылды (артериаль кан басымын үлчәү, канда шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен билгеләү).
Шулай ук шәһәрдә торучылар арасында «Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенең рискы» темасына социологик сораулар алу уздырылды. Анда төрле яшьтәге шәһәрдә торучы 50кеше катнашты, алар арасында хатын-кызлар – 76%, ирләр – 24%.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен белгечләр тәмәке тартудан баш тартырга, күп ашамаска, мөмкинлек булганда стресс шартларыннан качырга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга һәм үз сәламәтлегең өчен җаваплылыкны аңларга дип киңәшләр бирәләр.