«Азык продуктларының куркынычсызлыгы» – 2015 елның Бөтендөнья сәламәтлек көненең темасы

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау оешмаларында 1нче апрельдән башлап 10на кадәр «7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән профилактик чаралар» темасы буенча ункөнлек уза.

 2015 елда Көн темасы «Азык продуктларының куркынычсызлыгы» булды. БССО (ВОЗ) мәгълүматлары буенча зарарлы азык продуктлары ел саен 2 миллионга якын кешенең һәм, иң куркынычы  –  балаларның үлеменә бәйле. Азыкта булган патоген бактерияләр, вируслар, паразитлар яисә химия матдәләре, диареядән башлап яман шешкә хәтле, 200дән артык авыруларның сәбәбе булалар. Һәм азык продуктларының куркынычсызлыгына өзлексез яңа янаулар килеп чыгалар.
Шуңа күрә бу елда «Фермадан тәлинкәгә тикле — азык продуктларын куркынычсыз итәргә!» девиз астында узучы Бөтендөнья сәламәтлек көне хөкүмәт секторларында эшләүчеләрнең, фермерчыларның, эшкәртүчеләрнең, ваклап сатучыларның, медицина хезмәткәрләренең, шулай ук кулланучыларның игътибарларын азык продуктларының куркынычсызлыгының мөһимлегенә борырга мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International