Казанда parkrun глобаль проекты башлана

2015 елның 10 апреле, җомга

Parkrun – 2004 елдан волонтерлар белән уздырыла торган 5 км ераклыкка атна саен түләүсез парк йөгерешләре. Parkrun бүлекләре хәзерге вакытта дөньяның күп илләрендә (Бөек Британиядә, АКШ, Австралиядә Көньяк Африкада, Польшада һәм башкалар) бар.

Россиядә хәрәкәт 2013 елның апреленнән үсеш алды, һәм бүгенге көнгә 4 шәһәрдә 11 паркны кертә. Казан 5нче шәһәр булачак, ә үз вакытыңны тикшереп, һәр шимбә 9.00 сәг. 5 км чабып була торган Казанның Горький паркы илнең уникенче пункты булачак.

Хәзерге ел – Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы, һәм бер ук вакытта Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы буларак parkrun Казанда җибәрү – гыйбрәтле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International