Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү көннәрендә медицина ярдәме артыннан 19 мөрәҗәгать теркәлде

2015 елның 11 мае, дүшәмбе

1941–1945 елларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чараларының медицина тәэминәтенә Татарстан Республикасының ашыгыч медицина ярдәменең 148 бригадасы, Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең 6 бригадасы, 5 медицина пункты эшкә тартылдылар.

 Көн саен ГТХнең медик-санитар нәтиҗәләрен бетерү һәм зыян күргән кешеләрне медицина эвакуацияләве өчен Ми-2 вертолетында очулар ясау өчен Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең 1 бригадасының дежурлыгы оештырылды.
 Медицина ярдәме артыннан барысы 19 мөрәҗәгать теркәлде, шул санда 12 бала, 1923 һәм 1926 елларда туган ике БВС ветераны. (Казанда – 14 мөрәҗәгать, шул санда 8 бала. Әлмәттә – 5 мөрәҗәгать, шул санда 4 бала). Ике ветераны да РКХ-2 ДАССОның реанимация бүлегенә тапшырылдылар. Медицина ярдәмен күрсәтүдән соң 17  мөрәҗәгать иткән кеше амбулатор дәвалауга җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International