Бүген «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең атказанган хезмәткәре» – мактаулы исеменә лаек булган хезмәткәрләр хөрмәтенә «Дан Скверында» исемле агачлар утыртуның тантаналы церемониясе узды.
«Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең атказанган хезмәткәренең» «Дан Скверы» 2014 елда оештырылган, анда 27 кәстәнә утыртылган иде.
2015 елда беренче тапкыр оештырылган, бөтен ил катнашкан ункөнлекле интернет-сайлау нәтиҗәләре буенча «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исемнәре АМЯХнең клиник-диагностик лабораториясеннән һәм пешүләр бүлегененнән ике хезмәткәренә бирелде:
- Леонтьева Ольга Илья кызына, клиник-диагностик лабораториянең мөдиренә, ТР атказанган табибына, ТР сәламәтлек саклавының Хөрмәтле хезмәткәренә;
- Авзалова Мария Иван кызына, пешүләр бүлегенең шәфкать туташына.