«Сәламәтлек белән көч җый!» дигән шәфкать туташларының флэшмобы РКДҮдә узды

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

РКДҮнең урта медицина персоналы «Сәламәтлек белән көч җый!» дигән флэшмобны уздырды. Чара Халыкара шәфкать туташы көненә багышланды. Флэшмобда катнашучылар медицина викторинасының сорауларына җавап бирделәр һәм РКДҮнән бүләкләр алдылар, аннан соң үзәк алдындагы мәйданчыкта музыка астында күнегүләр уздырдылар. Акциядә РКҮДнең 150 шәфкать туташы һәм медбраты катнашты.

Чара бергәләп Бөтенроссия «Зачет күнегүе» акциясенең чикләрендә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International