Әлмәттә шәфкать туташларының бәйрәме

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Алар барысы да беренче булу хокукына лаеклы. Чөнки алар – безнең коткаручы хатын-кызларыбыз. Алар ата-аналарыбызны, балаларыбызны, безне сәламәтләндерәләр. Алар безгә елмаюлар һәм шатлык бүләк итәләр, хәтта үзләренә гашыйк итәләр. Бу сокландыргыч, күңел күтәренкелегенә һәм һөнәрлеккә бай хатыннарга, кызларга, безнең ягымлы шәфкать туташларына без мохтаҗ. Алардан башка бер дәвалау-профилактик оешмасын да күз алдына китереп булмый. Аларга табиб билгеләве буенча дөрес дәвалау һәм авыруны кисәтү буенча профилактик эш бәйле.

Бүген Әлмәт сәламәтлек саклавында ике меңнән артык шәфкать туташы хезмәт итә. Аларның һөнәри бәйрәмнәрендә, 12 майда, үзәк район хастаханәсенең, 3нче шәһәр сырхауханәсенең, перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсенең, онкология, психоневрология, туберкулезга каршы диспансерларының вәкилләре канташкан гадәттәге гаять зур бәйрәм – «2015 елның иң яхшы процедура ясаучы шәфкать туташы» дигән конкурс Яшьләр үзәгендә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International