РКДҮ Эчке һәм тышкы базарда нәтиҗәле эш һәм уңышлар өчен халыкара бүләккә лаек булган

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Лондонда «Оешма белән идарә итүдә уңышлар өчен Халыкара Приз» дигән конкурс лауреатларын бүләкләүнең тантаналы церемониясе булды. Британиянең «АДВЕНТ ЮК ЛТД» компаниясе, бизнесның төрле секторларында алдан баручы – иң көчле Британия компанияләренең идарә итүче директорларын берләштергән Директолар Институты (IOD) белән бергәләп, чараны оештыручы булып чыкты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Регионара клиник-диагностик үзәк «Оешма белән идарә итүдә уңышлар өчен Халыкара Приз» дигән мактаулы бүләккә лаек булды.

«Оешма белән идарә итүдә уңышлар өчен Халыкара Приз» дигән конкурс Россия һәм БДБ илләренең предприятиеләре арасында уздырыла. Мактаулы бүләкне алу өчен бөтен дәгъвачылар халыкара оештыру комитетының һәм Британия җюрисының җентекле сайланышын узалар. Җюри составына керәләр: Франциянең Сәнәгатькә булышлык ассоциациясе (SPI, Париж шәһ.), Solving International (Париж шәһ.), EMA Invest инновацион проектларына булышу фонды һәм ISCI consultants S.A. компаниясе (Женева шәһ.), Россия Дәүләт хезмәте академиясе (РДХА) карамагындагы Мәскәү  дәүләт һәм муниципаль идарәсе академиясе (МДМИА).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International