Вермонт Университетының Медицина мәктәбе профессорлары Рамин Ахмади һәм Маджид Садиг РКДҮнә килеп киттеләр

2015 елның 22 мае, җомга
Бүген РКДҮнә Көнбатыш Коннектикутының Сәламәтлек саклау челтәренең медицина мәгарифе, фән һәм глобаль медицина җитәкчесе Рамин Ахмади һәм КДМУның докторы, хөрмәтле профессоры Маджид Садиг визит белән килеп киттеләр. Кунакларның икесе дә шулай ук  Вермонт Университеты Медицина мәктәбенең (АКШ) профессорлары. Визит максаты – Казан дәүләт медицина университеты һәм шәһәрнең медицина үзәкләре белән хезмәттәшлек. Делегацияне КДМУ халыкара хезмәттәшлек бүлегенең башлыгы Марат Мухамедьяров озатып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International