«Азино» балалар сырхауханәсендә «Профилактик һәм социаль педиатриянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән белем бирү циклының беренче шөгыле булды

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Бүген «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның «Азино» балалар сырхауханәсе җирлегендә «Профилактик һәм социаль педиатриянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән белем бирү циклының беренче шөгыле булды.

Циклны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында Россия ССМның  «Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты» ЮҺББ ДБББОның сырхауханә һәм социаль педиатрия кафедрасы белән бергә  «ТР ССМ БРКХ» ДАССОсы оештырды. Кафедра җитәкчесе – Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары, м.ф.д.,  профессор Т.В. Яковлева. Бу цикл Татарстан Республикасының амбулатор буынының җитәкчеләре, табиб-педиатрлары өчен өзлексез белем бирү максатында уздырыла. Барысы укуга Татарстан Республикасының 18 медицина оешмасыннан 30дан артык сорау язуы бирелде, шул санда Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Казан шәһәрләреннән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International