Үткән корылтайлар Екатеринбургта, Түбән Новгородта, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Уфада, Новосибирскта уздырылдылар. VII Бөтенроссия нейрохирурглар корылтае иң элек нейрохирургиянең бөтен хәзерге заман бүлекләре буенча мәгънәле белем бирү программасы буларак планлаштырыла. Нейрохирургия хезмәтен, баш мие травмасы бүлеген, кан тамырлары нейрохирургиясен, нейроонкологияне, арка мие нейрохирургиясен, балалар нейрохирургиясен, функциональ нейрохирургияне оештыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Корылтайда меңгә якын белгечләрнең катнашуы планлаштырыла, шул санда Россия нейрохирургиясенең лидерлары: акад. А.Н. Коновалов, акад. А.А. Потапов, акад. В.В. Крылов, акад. Б.В. Гайдар, проф. И.В. Яковенко, проф. В.Е.Парфёнов һ.б.
Корылтайның булачак кунаклары: АКШ, Швейцариянең, Германиянең,Һиндстанның әйдәүче белечләре, Беларусиядән, Узбәкстаннан, Таҗикстаннан һәм БДБның башка илләреннән дә коллегалар. Корылтайда Россиянең Нейрохирурглар берләшмәсенең идарәсен һәм аның президентын сайлаулары узачак. Корылтай иң якындагы елларга үз илебезнең нейрохирургиясе үсешенең бурычларын билгеләячәк.