Бүген Казанда VII Бөтенроссия нейрохирурглар корылтаеның тантаналы ачылуы булды. VII Бөтенроссия нейрохирурглар корылтаеның эше бер көн алдан башланды. Чараның беренче көнендә мәктәпләр, белем бирү цикллары, мастер-класслар, шулай ук Россиянең нейрохирурглар берләшмәсенең утырышы булдылар. Корылтайның программасында 4 көн буена зур фәнни эш булуы көтелә. Чараның ябылу церемониясе 5 июньдә булачак.