Булачак конференция – сан буенча инде 14нче, һәм бу еллар эчендә конференциянең темасы – хәзерге заман инновацион технологияләрне куллану ярдәмендә сәламәтлек саклауның нәтиҗәлелеген арттыру – бөтен Россиядән, якындагы һәм ерактагы чит илләрдән йөзләп белгечләрне тартып, аны һөнәри берләшмәләр өчен билгеле вакыйга итеп ясады. Бу елда конференциядә 300дән артык катнашучы, шул санда Россиянең 50дән артык регионы, шулай ук Германиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Нидерландлардан, Норвегиядән, Чехиядән, Швейцариядән һ.б. илләрдән кунаклар катнашачаклар.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүматый системасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, сәламәтлек саклавында дәүләт-шәхси партнерлык, кластер һәм эксперт карарлар конференциянең төп темалары булачак.
Шулай ук конференция чикләрендә хәзерге заман мәгълүматый системаларны сәламәтлек саклавына кертү буенча Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Профильле комиссиясенең утырышы булачак.