Казанда «Спорт медицинасының көнүзәк мәсьәләләре» дигән республика конференциясе уздырылды

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОда спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты алдында Казанда 60тан артык табиб катнашкан «Спорт медицинасының көнүзәк мәсьәләләре» дигән республика конференциясе уздырылды. Дөнья чемпионатының медицина һәм санитар-эпидемиологик тәэминәтенең, спортта җәрәхәтләнү һәм реабилитация мәсьәләләре карап тикшерелде, кинезио- һәм иммобилизацион тейплау буенча мастер-класслар уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International