Казанның студентлар сырхауханәсенә Оренбург өлкәсенең Медицина информацион-аналитик үзәгенең делегациясе килеп китте

2015 елның 5 июне, җомга
Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОна эш визиты белән Оренбург өлкәсенең Медицина информацион-аналитик үзәгенең делегациясе килеп китте. Делегация составында: идарә итү системасын автоматизацияләү бүлегенең башлыгы Неудахин Олег Виктор улы, директор урынбасары Михайлова Ирина Александр кызы һәм куркынычсызлык бүлегенең башлыгы Зарипов Илдар Ульфат улы. Делегация әгъзалары «ТР ЭСС» БДМС региональ медицина мәгълүматый системасын кертү тәҗрибәсе белән таныштылар. Мәгълүматый системада счет-реестрларны формалаштыру һәм Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фондына аларны түләүгә бирү тәҗрибәсен өйрәнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International