Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары Васил Шайхразиев яңа перинаталь үзәкне төзү буенча күчмә киңәшмә уздырды

2015 елның 5 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары Васил Шайхразиев Республика клиник хастаханәсенең территориясендә яңа перинаталь үзәкне төзү буенча күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында бу этапта булган бөтен көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышынды. Исегезгә төшерәбез, РКХ территориясендә акушерлык корпусы янында 100 койкалык хәзерге заман перинаталь үзәге төзеләчәк. Яңа үзәкнең ачылуы 2016 елга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International