1нче июньнән башлап 7нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 120 тапкыр бала табуларга чыктылар

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

1нче июньнән башлап 31нәкадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7859 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1471 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1138 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 46 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 39 кеше зыян күрде, 22 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 120 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5972 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 38, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –190.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 279га кимеде (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә).  Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 12гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 24кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 15кә кимеде. Чакырулар саны янгыннар буенча – 19га, бала табулар буенча – 31гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 203кә кимеде. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International