Югары Ослан муниципаль районында гадәттәге милли бәйрәм Сабан туе узды. Аның барышында артериаль кан басымын тикшерү буенча акция һәм табиб-терапевтның консультацияләре уздырылды. Күп санлы районда торучылар һәм бәйрәмнең кунаклары профилактик акциядә актив катнаштылар. Күбрәк кешене акциягә тарту максатында табиб консультациясе белән 2 тонометрия посты оештырылды.