«Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенә Казахстан Республикасының делегациясе килеп китте

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген, Казахстан Республикасында 2017 елдагы 28нче Бөтендөнья кышкы Универсиадага хәзерләнү чикләрендә, «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе ДАССОна Алматы шәһәренең Халыкара спорт проектлары дирекциясенең директор урынбасары Гречухин Михаил Анатолий улы башлыгында килеп китте.

Кунакка структур бүлекчәләрнең эшен һәм дәвалау оешмасының лаеклы техник җиһазлануын күрсәттеләр. Баш табиб Зыятдинов Айрат Илгизәр улы Казан шәһ. 2013 елның җәйге студентлар уеннарын уздыру вакытында Универсиаданың катнашучыларына һәм FISUның гаилә әгъзаларына тәүлек буе сузылган махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруның тәҗрибәсе белән уртаклашты. Спорт медицинасында иң таләп ителгән юнәлешләргә: травматологик ярдәмне күрсәтү, кардиодиагностикага һәм реабилитацияләүгә – аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International