«Фоника-Гипс» заводында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Көндәлек тәртибендә Кама Тамагы РҮХнең хезмәткәрләре йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча профилактик эшне уздыралар. Бер очрашу районның эре предприятиеләрнең берсендә – «Фоника-Гипс» заводында булды. Хезмәт коллективына табиб-терапевт Ерусланова В.Г. белән «Йөрәк-кан тамырлары системасының авыруларына китергән риск факторлары» темасына лекция укылды һәм ТР сәламәтлек саклау министры А. Ю. Вафин катнашуы белән видеоролик күрсәтелде. Сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирелде. Шулай ук үзеңне үзең тикшерү көндәлекләре таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International