Казанда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты-2015 алдыннан күнегүләр узды

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген «Татнефть-Арена» спорт сараенда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының инициативасы буенча «Татнефть-Арена» бинасының түшәм каплавының өлешчә җимерелүенең медик-санитар нәтиҗәләрен бетерүне оештыру» дигән тактик-махсус күнегүләр узды.

Күнегүләр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Казанның  медицина оешмаларының белгечләре белән бергәләп, шулай ук ГТХ бетерүдә катнашучы кызыксынган министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре катнашуларында узды. Барысы күнегүләрдә 250дән артык кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International