16 июньдә Казанда Идел буе федераль округының «Сөт бизенең яман шеше. Ачышлардан стандартларга» дигән Регионара фәнни-гамәли конференция булачак

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Конференция сөт бизенең яман шешен диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендә яңа уңышларга багышланачак. Аның чикләрендә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан әйдәүче белгечләр, онкологлар докладлар белән чыгыш ясаячаклар. Конференциядә Идел буе федераль округы регионнарыннан 130дан артык табиб катнашачак.

Файдалы мәгълүмат:
Казанда түләүсез маммография тикшеренүен 50дән башлап 69га кадәр яшьтәге, медицина страховка полисы һәм республикада пропискасы булган, шулай ук  бу елда диспансерлаштыру программасына кермәгән һәр хатын-кыз үтә ала. Язылу өчен телефоннар: 525-73-91, 525-73-92.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International