Татарстан табиблары Берлинда булып кайтты

2010 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе
 

2009 елның декабрендә Татарстаннан 12 табиб Берлинда стажировка үтеп кайтты. Стажировка программасы Германиянең Вивантес сәламәтлек саклау концерны партнерлары белән берлектә Мәскәүнең ИТЭК компаниясе тарафыннан әзерләнгән. Vivantes International Medicine Германиядә 9 клиника, авыруларны һәм картларны карау буенча 12 учреждение, тернәкләндерү үзәге булган эре концерн.


Казанның 1нче номерлы балалар стоматология хастаханәсе баш табибы Ләйсән Моратова сүзләренчә, Татарстан табибларының әлеге сәяхәте бик эчтәлекле булган. Безнең табибларда, аеруча, Берлиндагы клиникалар кызыксыну уяткан.

Татарстан делегациясе Германия парламентында сәламәтлек мәсьәләләре белән шөгыльләнүче депутат Раверт ханым белән очрашкан. Ул Германиядә, аерым алганда, Берлинда медицина ярдәме күрсәтү нечкәлекләре, финаслар чыганагы һәм сәламәтлек саклау системасы проблемалары белән таныштырган. Медицина фәннәре докторлары һәм профессорлар сәламәтлек саклау системасы белән идарә итү, күрсәтелә торган медицина хезмәтләре сыйфаты, заманча гинекология, хирургия, кардиология мәсьәләләре турында лекцияләр белән дә чыгыш ясаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International