Татарстанда яшәү өчен мөһим булган даруларга бәяләр контрольдә тотылачак

2010 елның 19 гыйнвары, сишәмбе
Дару препаратларын җитештерүчеләр яшәү өчен мөһим булган даруларга бәяне 1 апрельгә кадәр сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәттә теркәргә тиеш. Бүгенге көндә исемлеккә керә торган даруларның 25 проценты гына теркәлгән. Бу турыда журналистларга Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова белдерде.
Аның әйтүенә караганда, яшәү өчен мөһим һәм кирәкле булган дарулар исемлеге 2007 елның мартыннан бирле яңартылмаган. Исемлекне булдыру күп кенә кирәкле даруларга бәяне халыкка үтемле итү максатын күздә тота. Андый даруларга теркәлгән бәягә күпләп сатучылар – 20, ваклап сатучылар – 25 процент өстәмә бәя куя ала. Билгеле булганча, 2009 елның 1 гыйнварында даруларга бәяләр кискен арткан иде. 2008 елның декабреннән бүгенге көнгә кадәр республикабызда даруларга бәяләрнең 16 процентка артуы күзәтелгән.
Любовь Шәйхетдинова ассызыклаганча, исемлеккә яшәү өчен мөһим булган даруларның 500гә якын химик составы, 2 меңгә якын товар исеме, 5,5 мең дару формасы керә. Моңа кадәр гамәлдә булган исемлеккә даруларның 658 химик составы кергән иде. Фармация базарында илебездә җитештерелә торган дарулар күләмен арттыру максатыннан, шундый дару төрләре 55 проценттан 68 процентка кадәр арттырылды. Шифасы аз булган дарулар исемлектән чыгарылды. Исемлектә булмаган дарулар арасында имодиум һәм башка кайбер катнаш препаратлар да бар. Шул ук вакытта аларның монотөрләре исемлектә саклана. Мәсәлән, фестал даруы урынына аның панкреатин, креон, мезим дигән монотөрләре исемлектә булачак. Исемлеккә шулай ук кальций-глюконат, активлаштырылган күмер, ацикловир, В6 витамины кебек препаратлар кертелә.
Безнең максат яшәү өчен мөһим булган даруларга бәяләргә мониторинг үткәрү һәм контрольдә тоту. 2009 елның 1 маеннан без планда каралган һәм Прокуратура рөхсәте белән планда каралмаган тикшерүләр уздырабыз. Даруларга бәяләрне законсыз күтәрү очраклары өчен фармация учреждениеләренә штраф салына”, – диде Любовь Шәйхетдинова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International