Мамадыш районында ЮТҺ

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Бүген Мамадыш районында, Волга М-7 ФАЮның 965 км,  ЮТҺ булды.

Йөк һәм җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, шул санда 3 бала (2014, 2008, 2008 елда туган). ЮТҺ урынына Мамадыш РҮХнең АМЯ табиб бригадасы чыкты. Ике (2008 елда туган) баланың хәле уртача авыр дип билгеләнә, 2 өлкән кеше һәм 2014 елда туган 1 бала – җиңел хәлдә. Дүрт зыян күргән кеше, шул санда 3 бала, ЮТҺ урыныннан Алабуга РҮХнә күчерелде. Бер зыян күргән өлкән кеше медицина ярдәмен күрсәтүдән соң амбулатор дәвалауга җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International